Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Сәламәт булу – модада

    Наркотикларга каршы район комиссиясе утырышында сүз наркоманияне профилактикалау буенча район массакүләм мәгълүмат чараларының һәм мәгариф учреждениеләренең эше турында барды.

    Профилактика белән шөгыльләнүче барлык субъектлар эшләү елларында яшьләрдә сәламәт яшәү рәвеше белән кызыксынучанлык уяту буенча җитәрлек тәҗрибә туп­лаганнар. Моңа спорт корылмаларының артуы, балалар, шулай ук аларның әти-­әниләре белән заманча төрле чаралар үткәрү һәм планлы эшләр алып бару да булышлык итә.
    Район газетасының һәр санында һәм телевидение тапшыруларында сәламәт яшәү рәвеше пропагандалана, яшьләрнең спортта, укуда, мәдәнияттә һәм тормышның башка сфераларында ирешкән казанышлары турында сөйләнелә.
    Комиссиядә чыгыш ясаган педкөллият һәм авыл хуҗалыгы техникумының тәрбия эшләре буенча завучлары, мәгариф бүлеге начальнигы билгеләп үткәнчә, социаль яктан тотрыксыз саналган һәм тормыш хәлләре авыр булган үсмерләргә һәм яшьләргә аерым игътибар бирелә. Алар белән эшләү барлык мәдәният, спорт учреждениеләре, хокук саклау органнары, медиклар, юристлар һәм профилактиканың башка субъектлары белән берлектә алып барыла.
    Эшнең төрле формалары - акцияләр, конкурслар, флеш-моблар, ярышлар, видеороликлар күрсәтү һәм башкалар, педагоглар әйтүенчә, яшьләрдә үз карашларын формалаштыруга, сәламәт булуның шәп икәнлегенә ышаныч тудыра. Яшьтәшләрең белән уртак мәнфәгатьләр турында сөйләшүне, спорт белән шөгыльләнүне исереклек сөремендә йөрү белән чагыштырып буламени? Комиссия рәисе, район башлыгы Валерий Чершинцев эшне дәвам иттерергә, чараларга наркоконтроль хезмәткәрләрен чакыруны гамәлгә ашырырга, күргәзмәлелекне рәсмиләштерүнең нәтиҗәле ысулларын уйларга - сәламәт яшәү рәвешенә өндәргә кирәк дип билгеләп үтте. Яшьләрнең үрнәк алырлык әйдаманнары булуы да зарур, дип саный Валерий Сергеевич. Комиссия әгъзалары яшьләрне, наркомания, алкоголь, тәмәке куллану кебек яман гадәтләрдән аралау өчен, тагын нәрсәләр белән җәлеп итәргә мөмкин булуы турында фикер алыштылар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: