Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Содружество” ҖЧҖда узган киңәшмәдә район терлекчеләренең быелгы 9 айлык эшенә йомгак ясалды

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре һәм КФХ башлыклары катнашындагы киңәшмәнең гамәли өлеше Нармонка товарлыклы-сөтчелек фермасында яшь маллар һәм мөгезле эре терлекләр симертү өчен яңа төзелгән биналарны һәм бозауларны салкын ысул белән үстерү урыннарын карадылар.

9 айлык эшне анализлап, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Евгений Курков тулаем районда барлык җитештерү күрсәткечләре буенча эшләрнең уңай динамикасы саклануын билгеләп үтте. "Күпчелек авыл хуҗалыгы предприятиеләре 2013 елгы дәрәҗәне узып эшлиләр: мәсәлән, "Содружество", "Новая заря", "Яңа юл" хуҗалыклары кабул ителгән килешүгә карата мөгезле эре терлекләр санын арттырдылар. Әмма уңай мисаллар белән беррәттән, мөгезле эре терлекләр санын арттыру буенча кабул ителгән килешүдәге күрсәткечләргә ирешә алмаган "Хөсәенов" КФХ, "Тетюшское" УПХ" ҖЧҖ кебек хуҗалыклар да бар, - диде һәм: - Бүген сөт тармагы хуҗалыкларга акча кертүнең бердәнбер чыганагы санала", - дип басым ясады. Бер сыердан иң күп сөт алучы "Сафиуллов" КФХ (5008 килограмм), "Яңа юл" ҖЧҖ (4944), "Содружество" ҖЧҖ (4176) кебек алдынгы хуҗалыклар мисалында, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы "Родина", "Маяк", "Волга" җитәкчеләрен тырышырга чакыр­ды: аларда савым уртача район күрсәткеченнән түбән.

Чираттагы киңәшмәнең районның ике төбәгендәге хуҗалыкларның товарлыклы-сөтчелек фермаларында үткәреләчәге, аларда производство күрсәткечләре белән бергә гамәлдәге матди һәм мораль хуплау чараларының, шул исәптән чәй эчү оештырылуының тикшереләчәге, терлекчеләр эшенә йомгак ясалачагы әйтелде.

Көзге комплекска бәйле мәсь­әләләр дә тикшерелде: кукуруз урып-җыю, шикәр чөгендере алу, туфракны төп эшкәртү, уҗымнарны карау, киләсе уңыш өчен төп сабан культуралары һәм иминият фонды орлыкларын тикшерү һәм саклауга салу планының үтәлеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев