Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Соңгы дистә еллар дәвамында Татарстан җәмгыять тормышының барлык өлкәләрендә диярлек үзенчәлекле тәҗрибә туплады

Киң колачлы коммуникацион платформа 30 августтан 10 сентябрьгә кадәр эшләячәк.

(Тәтеш, 14 август,  "Тәтеш таңнары"). Республика көнендә "100 процент Татарстан" онлайн-форумы ачыла. Киң колачлы коммуникацион платформа 30 августтан 10 сентябрьгә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә ТР Ивестицион үсеш агентлыгының матбугат хезмәте.

"100 процент Татарстан" - ул гражданнарны, хакимият вәкилләрен, әйдәп баручы экспертларны берләштергән аралашу мәйданчыгы. Форумның программасы егерме бер юнәлеш буенча йөздән артык сессияне үз эченә ала.

"Соңгы дистә еллар дәвамында Татарстан җәмгыять тормышының барлык өлкәләрендә дә диярле уникаль тәҗрибә туплады һәм безгә төрле тармаклар буенча киң колачлы консорциумнар оештырырга кирәк", - дип искәрткән ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина. 
Бөтен дөньядагы катнашучылар трансляциягә www.100tatarstan.com сайтында бушлай кушыла алачак.
Эшлекле программа инглиз һәм татар телләренә тәрҗемә ителәчәк. Онлайн-студиянең өзлексез эшләве экспертларга сорау бирә, кыска вакыт аралыгында бик тиз җавап алырга мөмкинлек тудырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев