Тэтэш таннары
  • Рус Тат
  • Солдат сугышны сайламый

    Тәтеш районыннан Әфган сугышында 147 кеше катнаша, шуларның бишесе һәлак була. Аларны исемләп искә алыйк: Тоншермадан Илюшкин Геннадий Леонтьевич (27.12.1953 - 25.12.1979). Үлгәннән соң "Сугышчан хезмәтләр өчен" медале белән бүләкләнә. Зур Әтрәчтән Мингалиев Гомәр Мингази улы (06.04.1966 - 10.09.1985). Олы Тормыдан Мусин Хәмит Госман улы (21.06.1965 - 26.10.1985). "Батырлык өчен"...

    Сергей Борисов Әфганстанда елдан артык хезмәт итә.

    Күп кенә малайлар кебек тырышып укый, секция­ләргә йөри. 1986 елда 1нче урта мәктәпне көмеш медальгә тә­мамлый.

    1987 елның 12 маенда Сергей Борисов Кораллы Көчләр сафларына чакырыла. Солдат тормышы Төрекмән ССРның Иолотай шәһәрендә башлана. 1987 елның декабреннән 1989 елның 15 февраленә кадәр Совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты составында Әфганстанда аерым автомобиль армиясе батальонында хезмәт итә. Хезмәте җиңел булмый. Сиксән КамАЗдан торган колонна Шинданд - Кандагар, Шинданд - Кушка маршрутлары буенча самолетлар өчен ягулык ташый.

    Сергей Геннадьеивч сөйләгәннәрдән тагын бер эпизод: "Юлда колоннаны утка тоттылар. Биш автомобильгә эләкте. Ике кеше һәлак булды, өчесе яраланды... Иң куркынычы - иптәшләреңнең һәлак булуын үз күзләрең белән күрү. Әле кичә генә хезмәт срогы беткәч бергәләшеп өйгә кайтулар турында хыялланган идек, ә бүген инде шуларның кайберләре синең күз алдыңда һәлак була һәм шундый мизгелләрдә үзеңнең дә исән-­имин кайтачагыңа өметең акрынлап сүнә башлый".

    Хезмәт итү вакытында ул 40 рейс ясый. Солдатлар машиналарда төн кунганнар, каравылда торганнар.

    Патриотик бурычын үтәгән өчен Сергей Борисов "Сугышчы-интернационалчыга - рәхмәтле Әфган халкыннан", "СССР Кораллы Көчләренә 70 ел" медальләре белән бүләкләнә. "Гвардия", "Совет Армиясе отличнигы", "Сугышчы-спортчы" бил­­геләре бар, шулай ук кул сәгате белән бүләк­ләнгән.
    ... Әлеге сугыш юлларын узган 100 мең егетнең һәркайсы Әфганстанның, әлеге җирнең бер өлеше. Ә Әфганстан - шунда сугышкан һәр солдат тормышының бер өлеше.

    Ксения БОРИСОВА

    Теги: война
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: