Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Солдатка озаттылар

Байраш мәдәният йортында Илнур Сабирҗановның армия хезмәтенә алынуы уңаеннан матур кичә оештырылды.

(Тәтеш, 12 июль, «Тәтеш таңнары», Сиринә СӘЙФЕТДИНОВА). Гражданнарны яклау көллиятен тәмамлаган яшь егет якын араларда ил алдындагы изге бурычын үтәр өчен солдатлар сафын тулыландырачак.

Чараны ачып җибәргән җирлек башлыгы Әсхәт Гобәев Илнурга хезмәтендә уңышлар теләп, исән-­имин туган җиренә әйләнеп кайтуын теләде һәм гомерендә онытылмас вакыйганың истәлеге буларак, бүләк тапшырды. Авыл үзешчәннәре – “Таң йолдызы” хореография коллективы, Азалия Хәйруллина, Гөлия Кадыйрова, Гөлия Сәяхфәрова, Ләйсән Хәйруллина, Рамил Ильясов, Рәмис Фәттахов, Гөлшат Гизамова  булачак солдат хөрмәтенә күңелле җырлар, матур биюләр башкардылар. 

Солдат озату кичәсе Илнурның әнисе Зөлфия ханымның, авылның “Ак калфак” оешмасы әгъзасы Нурия Сәяхфәрова, яшь егетнең сабакташлары, дусларының изге теләкләрен үз эченә алган җылы эчтәлекле һәм күңелләрне нечкәртерлек чыгышлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X