Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Соңгы гектарларда

"Родина" ҖЧҖда 100 гектардан кимрәк сабан бодае һәм шул кадәр солы җыеп аласы бар.


Бөртек комбайннары өч кенә, әмма, аларның барсында да бер дәрәҗәдәге икешәр комбайнчы эшли. "Дон-1500"дә - Валерий Туганов белән Валерий Карпов, "Енисей"да - Николай Хураськин белән Владимир Кошкин, "Нива"да Анатолий Зайцев белән Анатолий Погодин бодай суктыралар.

Бу якларда туфракны әллә ни уңдырышлы дип булмый, өстәвенә, яңгырлар да Кече Шәмәк кырларын читләтеп узган. Шул сәбәпле, көзге культуралар да, сабан ашлыклары да зыян күргән, уңыш зур түгел - гектардан 17 центнер тирәсе. Бүген һәркемнең максаты бер - игеннәрне мөмкин кадәр югалтуларсыз җыеп алу. Моның өчен бөтен шартлар да бар. Транспорт белән дә проблемалар юк, механикалаштырылган ындыр табагы машинистлары Валерий Туганов һәм аның ир туганы Юрий кырдан кайткан ашлыкны эшкәртеп өлгерәләр, ә аш пешерүче Нина Ганькина (рәсемдә) иртәдән кичкә кадәр уракта катнашучылар өчен төрледән-төрле һәм тәмле ашлар әзерли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined