Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Социаль пакетмы яки акчамы?

Федераль ташламадан файдаланучыларга 1 октябрьгә кадәр мөһим карар: социаль хезмәтләр җыелмасын ­(социаль пакет) калдырыргамы яки аңардан баш тартып, акча алыргамы икәнлеген тәгаенләргә кирәк.

 (Тәтеш, 17 июль, "Тәтеш таңнары"). Федераль ташламадан файдаланучыларга 1 октябрьгә кадәр мөһим карар: социаль хезмәтләр җыелмасын ­(социаль пакет) калдырыргамы яки аңардан баш тартып, акча алыргамы икәнлеген тәгаенләргә кирәк.

Акчалата компенсацияне сайлап, шунысын истә тоту зарур, әгәр хәлегез начарланса, чир озак дәвалануны һәм күп дару куллануны таләп итә, акчалата компенсация җитмәячәк. Социаль пакеттан баш тарткан ташламачыларга даруларны инде үз хисапларына сатып алырга кирәк булачак һәм мондый йөк еш кына гаилә бюджеты өчен хәлдән килерлек түгел. Социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тарткан вакытта акчалата компенсация суммасы 863,75 сум тәшкил итә. Ә җитди чирләрне (яман шеш, шикәр диабеты, бронхиаль астма, буыннар полиартриты һәм башкалар) дәвалауга матди чыгымнар уннарча һәм хәтта йөзләгән мең сумнар белән исәпләнә. Социаль пакет табиб рецепты буенча бары тик бушлай даруларны гына түгел, шулай ук бушлай дәвалану һәм кыйммәтле операцияләр уздыруны да тәэмин итә.

Социаль хезмәтләр җыелмасын алуга хокукны 2019 елның 1 октябренә кадәр яңадан башларга мөмкин. Моның өчен пенсия фондына гариза белән 2-57-67 телефоны аша алдан язылып куеп, мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Бушлай даруларны 2018 елда алган кешеләргә гариза бирү зарурилыгы юк.
“Хәрәкәтләнүе кыен булган ташлама ияләренә, кабул итүгә мөстәкыйль килүе читен булучыларга, авылда ташламага ия булучыларга выписка һәм даруларны өйгә китерү тормышка ашырыла: авылларда – фельдшерлар, шәһәрдә – шәфкать туташлары”, – дип билгеләп үтте Тәтеш үзәк район хастаханәсе баш табиб урынбасары Ләлә Йосыпова.

Кирәкле дарулар белән тәэмин итү программасы федераль бюджет тарафыннан 2005 елдан гамәлдә. Федераль ташламачылар исәбенә сугышта катнашучылар һәм инвалидлар, барлык төркемдәге инвалидлар, инвалид балалар, блокадада булучылар һәм башкалар керә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев