Штраф билгеләнгән
ТР Тәтеш районының 1нче санлы суд участогында җәмәгать судьясы Әлфия Зыятдинова тарафыннан район кешесе Б. карата административ хокук бозу турындагы эш каралган.
Суд участогы хезмәткәрләре мәгълүматлары буенча, район кешесе РФ административ хокук бозулар Кодексының 12.26нчы маддәсе 1нче өлешендә каралган административ хокук бозу гамәле кылган. Ул исерек килеш автомобиль йөрткән, медицина учреждениесендә исереклек халәтенә медицина тикшерүе узудан баш тарткан.
– Б. судка килмәде, эшне карау вакыты һәм урыны турында тиешле рәвештә хәбәр ителде, ул эшне карауны кичектерү хакында үтенеч гаризасы тапшырмады. Шуның нәтиҗәсендә суд, аңа карата производство эше алып барыла торган зат үзе булмаса да, суд эшен карарга мөмкин дип билгеләде, – дип хәбәр итә суд участогы хезмәткәрләре. – Суд Б. РФ административ хокук бозулар Кодексының 12.26нчы маддәсе 1нче өлешендә каралган административ хокук бозу гамәлен кылуда гаепле дип таныды һәм аңа 30 000 сум күләмендә штраф белән бер ел да алты айга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм итү рәвешендә административ җәза билгеләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев