Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Су үткәргеч белән нишләргә?

Безнең гәҗит редакциясенә Льяш авылыннан Вера Козлова мөрәҗәгать итте.

(Тәтеш, 3 апрель, «Тәтеш таңнары»).

“Авылда март  уртасыннан бирле су юк, халык аны каян булдыра ала, шуннан ала. Бездәге су үткәргечкә кем җаваплы? Аны ремонтларга ел саен халыктан акча җыялар, ремонтлыйлар, ә ул тагын ага башлый. Ульян өлкәсендә районнар “Чиста су” прог­раммасына керде, ә безгә проект өчен миллионнан артык түләргә кирәк, диләр. Бу чынлап та дөресме?” – дип сорый ул.

Льяш авыл җирлеге башлыгы Ирина Тихонова җавап бирә:

–     Су үткәргеч чынлап та иске, аны һәр ел­ны ремонтлыйбыз. Бүгенге көндә авылдагы бер урамда гына су юк, ремонт алып барыла.
Кешеләрнең әлегә җәмә­гать коеларыннан файдалану мөмкинлеге бар.

Гражданнар җыенында, районның башка авыл җирлекләре моны шулай эшләгән кебек,  “Чис­та су” программасында катнашыр өчен проект-смета документлары һәм аның дәүләт экспертизасын әзерләү ниятеннән үзара салым программасы буенча акча җыярга тәкъдим ителде. Әмма льяшлеләрнең күпчелеге моны мәгъ­нәсезлек дип санады, чөнки авылда нибары 30 йорт су үткәргечтән ­файдалана. 
Шулай ук хуҗалык ысу­­лы белән ­ремонтлау тәкъдим ителде. Ләкин кешеләрдән мондый җавап килде: “Кайдан өзелә, шуннан төзә­тербез”. 

Су үткәргечне ремонтлау мәсьәләсе буенча гражданнар җыены үткәрелде, аңа нибары биш кеше килде. Әлеге проблеманы хәл итүдә халык кызыксынмый дигән тәэсирләр туа. Дөрес, безнең су үткәргеч челтәрләрне Тәтештәге су-канализация оешмасына хезмәт күрсәтүгә бирергә дигән тәкъдим керде халыктан, ләкин хәзерге вакытта бу мөмкин түгел, һәм проб­леманы бары тик без үзебез генә хәл итә ­алабыз. 

Берничә көн дәвамында ремонт эшләре алып барабыз. “Маяк” авыл хуҗалыгы предприя­тиесе җитәкчесе рә­ислегендә, андагы хезмәткәрләр, җирлектә яшәүчеләр булышлык күрсәтә. Мондый киң күңелле кешеләр күбрәк булсын иде.    
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X