Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Судно хуҗалары өчен мәгълүмат

    ТР буенча Россия Эчке эшләр министрлыгының кече суднолар дәүләт инспекциясе инспекторлары 10 ат көче куәтендәге моторлы кече суднолар, өреп кабартылган һәм ишкәкле суднолар хуҗаларына федераль законда үзгәрешләр булу белән бәйле үзләренең йөзү судноларын бердәм реестр­дан төшерү үтенече белән мөрәҗәгать итә.

    (Тәтеш, 2 ноябрь, "Тәтеш таңнары"). “Судно хуҗаларына Федераль законның 2019 елның 15 апреленнән  (№ 63-ФЗ) РФ Салым кодексының беренче һәм икенче өлешләренә кагылышлы үзгәрешләрне игътибар белән өйрәнергә киңәш итәбез, аның нигезендә 2020 елның гыйнварыннан Реестрда теркәлгән теләсә нинди кече судно салым салу объекты булып торачак, – дип хәбәр итте “ТР буенча Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының КСДИ үзәге” ФКУның инспекторлык участогы җитәкчесе Алексей Анань­ев.

    – Кече суднолар дәүләт инспекциясе кече судноларны Реестр­дан үз инициативасы буенча төшерә алмый, хәтта әгәр ул күптән сатылган, кулланылмый, яки моторы яңа көймәгә күчереп утыртылган булса да, – судно хуҗасына моның өчен гариза тапшырырга кирәк.

    Реестрдан төшерүне инс­пекторлык участогында 2019 елның декабрь ахырына кадәр тормышка ашырырга мөмкин. Мәгълүматны шулай ук дусларыгызга, танышларыгызга, әлеге яңалыкка кагылышы булучыларга җиткерүегезне үтенәм”. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: