Балаларыбыз мәктәптә укыган элекке вакытларны искә төшерәм: алар яз җитүгә өй алдындагы каеннарга оялар элеп куялар һәм сыерчыклар килүен түземсезләнеп көтәләр иде.
Озак еллар шулай кошлар үзләренең җәйге ояларына әйләнеп кайта тордылар, безне җырлары белән сөендерделәр һәм балалар чыгардылар. Әмма 90нчы еллар тирәсендә алар күренми башладылар, һәм без буш ояларга карап сыерчыкларны юксындык.
Ә быел яз күршем Сәгыйть Фәхретдинов капкасы өстенә оя ясап куйды. Һәм, ни хикмәт, аңа сыерчыклар килеп ояладылар, шунда балалар да чыгардылар. Кайдан килеп чыкканнардыр, анысы билгесез, ләкин алар безгә сөенечле хисләр бүләк иттеләр.
Хәзер җылы якларга очып киттеләр, әмма күңелләребездә киләсе язда әйләнеп кайтырлар һәм башка кошларга охшатып сайрауларын ишетербез дигән ышаныч бар.
Нет комментариев