Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Табигатькә сәяхәт

Мәктәпләрдә укулар тәмамланып, җәйге яллар чоры җитте.

Шул уңайдан коллективыбыз белән табигатьтә ял оештырырга булдык. Балаларга экскурсия хакында әйткәч, алар бик тә сөенделәр. Һәм 28 май көнне барыбыз бергә якындагы урманга сәяхәткә киттек. Без анда кошлар сайравын, агачлар шаулавын тыңладык, күбәләкләр, умарта кортларының чәчәктән-чәчәккә кунып нектар җыюларын, бөҗәкләрнең иртәнге чыкларны эчүләрен кызыксынып күзәттек. Һәм туган ягыбызның искиткеч гүзәллегенә таң калдык. Аның матурлыгын сүз белән аңлатып, фотосурәтләрдә генә күрсәтеп бетерерлек түгел. Ә уйнап-көлеп арыганнан соң, түгәрәк табын ясап, өйдән алып килгән тәм-томнар белән сыйландык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев