Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Талпан тешләүдән сакланыгыз

Апрель - сентябрь: талпаннар сезоны.

Шулай да без талпан энцефалиты вирусы белән зарарлану куркынычы турында аз беләбез. 1нче санлы (Буа) зона эзләү-коткару отряды начальнигы Игорь Бычков талпан "һөҗүме" булганда үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында сөйләде:
- Талпаннар гадәттә үләндә утыралар һәм кешенең киеменә яки хайваннарның йонына җиңел ябышалар. Үзеңне саклау өчен иң яхшы ысул - урманга барганда тиешле итеп киенү. Бу тыгыз кысып торган җиңсәләр белән куртка һәм чалбар (балакларны шулай ук носкига кыстырырга була), муенлы свитер, яулык яисә башка төр ышанычлы баш киеме. Ачык төстәге киемнән талпанны табуы җиңелрәк. Махсус саклагыч препаратлардан файдаланыгыз, ә талпан энцифалетына каршы прививка ясату тагын да яхшырак. Табигатьтән кайткач, киемнәрегезне, ачык калган тәннәрегезне карагыз. Аны өйгә алып керергә ашыкмагыз, үзегезне һичшиксез күздән кичерегез: тәндә, чәчләрдә һәм кием астында талпан калмаганмы. Тапсагыз, ябышып кергән талпанны мөстәкыйль рәвештә алырга кирәкми. Моны медицина хезмәткәрләренә ышанып тапшырыгыз, ә аның алдыннан тешләгән урынга зеленка, йод, спирт эремәсе белән дезинфекция ясагыз. Яланкул талпанга орынмаска тырышыгыз, бигрәк тә аны өзәргә.
Медпунктта бөҗәкне алачаклар, шул чакта инде аның энцефалитлымы яки юкмы икәнлеген төгәл белергә була. Әгәр талпан энцефалитлы дип ачыкланса, сезнең иммуноглобулин уколы ясатырга вакытыгыз булачак һәм шулай итеп талпан теш­ләү нәтиҗәсен бетерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев