Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Танылган татар блогерлары “Ялкын” журналына килде

Туган телдә татар проектлары ясыйбыз

(Тәтеш, 20 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). “Ялкын” журналының гыйнвар саны “Татмедиа”ның әдәби кафесында тәкъдим ителгән. Анда танылган татар блогерлары да катнашкан.

YouTube хостингында “Хижина музыканта” каналын алып баручы блогер Раил Арсланов очрашу барышында Инстаграм,Тик-ток социаль челтәрләрен һәм YouTube хостингы хакындагы фикерләрен белдергән. Аның әйтүенчә, YouTube каналын алып бару күпкә авыррак икән. “Социаль челтәрләрнең төп таләбе – кызыклы һәм сыйфатлы контент”, – дигән ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.

“Анонслардан баш тартып, темаларны хештеглар рәвешендә бирә башладык. Яңа санда – Базарлы Матак мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы, рәссамыбыз Алия Мөхәммәткәримова. Без аның белән узган елдан бирле хезмәттәшлек итә башладык”, – дигән “Ялкын” журналының мөхәррире Илназ Фазуллин.

“Татмедиа” АҖ генераль директоры Шамил Садыйков “Ялкын” журналын яшьләр укуын билгеләп узган. “Туган телебездә яңа проектлар ясый алабыз икән, димәк, татар халкының киләчәге бар. Кызыклы яңа форма һәм эчтәлек тә таба алдык”, – дигән ул.

Әлеге күркәм кичәгә шулай ук Рәзил, Лилия Хәйруллина, Ленар, Динә кебек татар блогерлары җыелган.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X