Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тарихи матурлыкны кайтарырга диеп

    Шәһәр төзелеше Советы утырышын район башлыгы Валерий Чершинцев үткәрде.

    Билгеләп үтелгәнчә, Тәтеш уңай якка үзгәрә, әмма киләсе буыннар өчен биналарның тарихи матурлыгын кайтару һәм саклау мөһим. Мондый күркәмлек белән һәр шәһәр дә мактана алмый. Бу хакта эшкуарларга да уйланырга кирәк. Аларның сәүдә нокталары, офислары тәтешлеләрне генә түгел, шәһәр кунакларын, туристларны да җәлеп итәрлек булырга тиеш. Әлегә аларның күбесе эстетикага игътибар бирми, болай да кечкенә фасадларын, игътибарны җәлеп итмәслек, төзелешнең йөзен бозып торучы рекламалар белән тутыралар.

    Шәһәр төзелеше Советы шәһәр һәм районда уңай үзгәрешләргә актив булышлык итәргә, кешеләрдә туган җиргә мәхәббәт, тәртип өчен җаваплылык тәрбияләү белән шөгыльләнергә, төзекләндерү һәм җирдән файдалану кагыйдәләрен бозучыларга карата чаралар күрер­гә уйлый.

    Укучыларыбызга мөрәҗәгать итәбез: әйдәгез, шәһәребез һәм районыбызның матурлыгы, җитеш­леге, тәртип хакында, аларның җәлеп итүчәнлеген һәм тарихи кыйммәтләрен саклап, бергәләп кайгыртыйк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: