Яңа күчеп килгән Камилә белән Фердинанд бик тиз дуслаштылар.
Күршеләр бергә уйный, каз бәбкәләре саклый башладылар. Камиләнең кечкенә ташбакалары бар. Алар бик кызыклар: үзләре белән яшькелт-көрән "йортларын" да сөйрәп йөриләр. Чөнки нинди дә булса шик туа башласа, әлеге хайваннар баш һәм аякларын шунда яшерәләр. Менә шул каты һәм бизәкле ташны хәтерләткән калканнары аркасында аларга ташбака дигән исем бирелгәндер дә инде. Ташбакалар бик авыр булганга әкрен йөриләр. Камилә аларны сусыл яшел чирәм ашатырга дип, урамга алып чыга.
Бүген дә Фердинанд ташбакаларга ихлас соклану белән карап торды. Камилә дустының теләген аңлап, аңа ташбаканың берсен бүләк итте. Шатлыктан, малайның башы күккә тиде. Аның Симсимы шундый матур, бер дә тик тормый! Ул яңа йортны карап-өйрәнеп йөри, үзенә яшәргә уңайлы урыннарны күзли.
Ярты сәгать тә узмады, Фердинандны яшьтәшләре балыкка чакырдылар. Ул тиз генә җыенып чыгып китте. Симсим өйдә үзе генә калды. Ташбака куркуын җиңә ала, качарга урыны бар. Әлегә ашыйсы да килми, ә менә бер генә йотым су булса иде дә бит. Аның эчәсе килде, авызы кипте. Су эзләп йөргәндә, ул ябылып бетмәгән ишектән урамга чыгып китте. Кызганыч, әмма бусагадан чыкканда аркасына егылып төште. Менә хәзер инде аны курку басты, чөнки берничек тә аякларына борылып баса алмый, гел чалкан ята. Шактый аптырагач, бу хәлдән котылуга өмет уянды. Фердинанд өйгә кайтып керде һәм Симсимны эзли башлады, тик дусты өйдә юк иде.
Ишегалдында чалкан яткан, сусаган ташбаканы күргәч, малай хатасын таныды, килеп чыккан күңелсезлеккә үзенең дә гаебе булуын аңлады. Хәзер Симсимның үз почмагы һәм чын дусты бар.
Алсу САПУКОВА, Олы Тархан урта мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы
Нет комментариев