Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Татар дөньясы” дип исемләнгән китап татар халкы тарихының мөһим вакыйгалары буйлап кызыксындыргыч сәяхәткә чакыра

Китаптагы материаллар гади һәм кызыклы итеп язылган.

 (Тәтеш, 15 июль, “Тәтеш таңнары”). ТАССРның 100 еллыгы сайтында “Татар дөньясы” дигән үзенчәлекле китап дөнья күрде. Басма китап укучыларны татар халкы тарихының мөһим вакыйгалары буйлап кызыксындыргыч сәяхәткә чакыра.

Китапта тарихи документлар, тикшеренүләр һәм фәнни эшләр урын алган, әмма шул ук вакытта материал гади һәм кызыклы итеп язылган. Басмада үзенчәлекле документлар һәм вакыйгаларны чагылдырган матур иллюстрацияләр, картографик материаллар, репродукцияләр, фотографияләр бихисап.

Басма дүрт: “Тарих һәм хәзерге заман”, “Татар цивилизациясе”, “Традицион мәдәният: гасырлар бәйләнеше”, “Милли мәдәният: мәңге тере иҗат” бүлектән тора. Авторлар татар халкының тарихы һәм мәдәнияте турында төп мәгълүматны яктырта.

Традицион татар мәдәнияте хуҗалык һәм көнкүреш, гаиләдәге йолалар, халыкның кулланма-гамәли бизәлеш сәнгате, рухи мәдәният, бәйрәмнәр тупланмасының осталык һәм тәҗрибә үзәге буларак китерелә. Китап киң даирә укучылар өчен тәкъдим ителә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев