Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Рамазан ае башлану уңаеннан мөрәҗәгате

Рамазан ае – кичерү, тәүбә итү һәм саваплар ае. Һәр мөселман шушы олы бүләктән тулысынча файдаланыр дип өметләнәм, ди мөфти мөрәҗәгатьтә.

(Казан, 15 май, "Татар-информ"). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Рамазан ае башлану уңаеннан мөселманнарга мөрәҗәгать белән чыкты. Мөрәҗәгать тексты Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтында дөнья күрде.

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим!

Әссәләәмү галәйкүм вә рахмәтүллаһи вә бәракәәтүһ!

Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте һәм шәхсән үз исемемнән Сезне ихлас күңелдән якынлашып килүче изге Рамазан ае белән тәбрик итәм! Рамазан аенда чиксез бәхет-сәгадәт биргәне, ураза тоту, намаз һәм догалар уку, изге гамәлләр кылуны фарыз иткәне өчен Аллаһы Тәгаләгә безнең ихлас хәмед һәм шөкраналарыбыз ирешсә иде.

Рамазан ае – айларның солтаныдыр. Без бу изге айны түземсезлек белән көтеп алабыз һәм ул тәмамлану белән үк аны янә сагына башлыйбыз. Рамазан тәмамлану белән без яраткан Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткән сүзләрнең асыл мәгънәсенә төшенәбез: «Изге Рамазан аен кешеләр кирәгенчә бәяли алсалар, аның бөтен ел буе дәвам итүен теләрләр иде», – ди ул. Чөнки мәгълүмдер ки, күп кенә хәдисләрдә фәрештәләрнең Раббыбыздан ураза тоткан мөселманның гөнаһларын ярлыкавын сораулары хакында әйтелә.

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ әйткәнчә, Ислам биш баганадан тора: иман китерү – шәһадәт, намаз, ураза, хаҗ һәм зәкәт. Ягъни Рамазан аенда ураза тоту Ислам дине нигезләренең берсе булып тора һәм җитди сәбәпсез Рамазан аенда ураза тотмау адәм баласының иманы камил түгеллеге хакында сөйли һәм гөнаһ санала.

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Уразаның асыл әһәмияте – кешенең үз нәфесләреннән өстен булуга ирешүе. Ураза яшәү дәртен изү, кешенең сәламәтлегенә зыян китерү өчен фарыз ителмәгән. Киресенчә, ул кеше организмының, ихтыяр көче һәм рухының ныгуына китерә, безне үзебезнең теләкләр һәм хисләр белән идарә итәргә һәм алар өстендә эшләргә гадәтләндерә.

Нәфесне тәрбияләүнең иң яхшы ысулы – ураза тоту. Ураза кешенең холкын камилләштерә һәм әхлак нигезләрен ныгыта. Ул безне Бөек Зат белән якынлаштыра, җаваплылык хисен арттыра, әдәплелек тәрбияли. Күңелләрне түбән хисләрдән һәм уйлардан арындыра, хуш күрелмәгән эшләрдән һәм кешеләргә карата начар мөгамәләдә булудан тыеп кала. Ураза күзләребезне хәрамга караудан саклый, телебезне ялганнан һәм яман сүзләрдән, колакларыбызны – гайбәттән, карыныбызны – хәрам ризыктан, кулларыбызны – яман эшләрдән һәм аякларыбызны хәрам артыннан чабудан саклый. Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ: «Кем иманлы булган хәлдә, әҗерен Аллаһы Тәгаләдән өмет итеп, Рамазан уразасын тота икән, шуның бөтен элекке гөнаһлары гафу ителер», – дип әйткән. Ураза тотучыга: «Әй, Аллаһым, минем гөнаһларымны кичер», – дип әйтү хакы бирелә.

Ураза Аллаһы Тәгаләнең иң сөекле гыйбадәтедер. Һәр изге гамәл өчен савапларны фәрештәләр ирештерсә, ураза тотучыга бөек әҗерне Аллаһы Тәгалә Үзе җибәрә, чөнки ураза тоту Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен генә башкарыла. Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын алудан да зур бәхет бармы икән?

Мөхтәрәм дин кардәшләрем! Рамазан ае – кичерү, тәүбә итү һәм саваплар ае. Һәр мөселман шушы олы бүләктән тулысынча файдаланыр дип өметләнәм. Бу изге ай гөнаһлардан арынуда ярдәм итсен, барчагызга да иминлек һәм күңел тынычлыгы китерсен!

Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ: «Хактыр ки, Җәннәтнең Әр-Райян дигән капкасы бар. Кыямәт көнендә бу капкадан ураза тотучылар керәчәк. Һәм әлеге капкадан алардан башка бүтән беркем дә кермәячәк. Әйтелер: «Ураза тотканнар кайда?» һәм алар калкачак. Һәм әлеге капкадан ураза тотучылардан кала бүтән беркем дә кермәячәк. Алар анда кергәч, бу капка ябылачак һәм инде башка беркем аның аша кермәячәк», – дигән.

Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен тоткан уразаларыгыз һәм укыган догаларыгыз кабул булсын. Әмин!

Камил хәзрәт Сәмигуллин,
Татарстан Республикасы мөфтие 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X