Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева: Әти-әниләр белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды

    Педагогик белем бирү буенча VIII Халыкара форум 25-27 майда үткәрелә.

    (Тәтеш, 25 май, “Тәтеш таңнары”). Ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы туды. Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева Казан федераль университетында узган педагогик белем бирү буенча VIII Халыкара форумда (IFTE-2022) шулай дип белдерде.

    «Форумга әзерләнгәндә без әлеге чараны оештырган коллегалар белән бүген ата-аналар белән эшләү өчен экспертлар төркеме булдыру ихтыяҗы барлыкка килүе хакында сөйләштек. Минем уйлавымча, форум кысаларында ата-аналар темасына җентекләбрәк тукталырга һәм моңа зур игътибар бирергә кирәк», - диде Фазлыева.

    Педагогик белем бирү буенча VIII Халыкара форум 25-27 майда «XXI гасырда белем бирү, һөнәри үсеш һәм укытучының сәламәтлеген саклау» дигән темага үткәрелә.

    Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/laila-fazlyeva-ati-anilar-belan-eslau-ocen-ekspertlar-torkeme-buldyru-ixtyyay-tudy-5855077

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: