Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Конституциясен үзгәртүче эшче төркем составына кертелде

    Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Конституциягә кертергә тәкъдим ителгән барлык төзәтмәләр буенча референдум уздыру зарурилыгын әйтте.

    (Тәтеш, 16 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Конституциясен үзгәтүче эшче төркем составына кертелде, дигән мәгълүмат җиткерелә Мәскәү Кремле сайтында.

    “Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү хакында тәкъдимнәр әзерләү буенча эшче төркем составын расларга”, – диелә Россия Федерациясе Президенты Владимр Путин имзалаган боерыкның эчтәлегендә. Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин РФ Федераль Җыенына Юллама кысаларында Конституциягә кертергә тәкъдим ителгән барлык төзәтмәләр буенча референдум уздырырга кирәклеге хакында белдерде. РФ Президенты Владимр Путин шулай ук ил Конституциясендә РФ Дәүләт Советының хокукый нигезләмәсен һәм ролен беркетергә тәкъдим итте. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Россия Федерациясе Дәүләт Советының хокукый нигезләмәсен Россия Конституциясендә беркетү – канун карары, чөнки әлеге структура үзенең  нәтиҗәле булуын раслады.    
     

    фото: Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: