Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан Республикасының егерме биш оешмасы дөньякүләм дәрәҗәдәге фәнни-белем бирү үзәкләренә федераль ярдәм күрсәтелә торган грантны ала

Грантка бөтен ил буенча алтмыш фәнни үзәк дәгъва иткән.

(Тәтеш, 1 октябрь, “Тәтеш таңнары”). Татарстан Республикасы 2020 елда “Фән” илкүләм проектын гамәлгә ашыру барышында, фәнни-җитештерү кооперациясен үстерү һәм фәнни тикшеренүләр уздыру өчен заманча инфраструктура булдырырга ярдәм иткән дүрт проектта катнаша.

Татарстан Республикасының егерме биш оешмасы дөньякүләм дәрәҗәдәге фәнни-белем бирү үзәкләренә федераль ярдәм күрсәтелә торган грантны ала.
Махсуслаштырылган укыту-фәнни үзәкләр челтәрен оештыру эше дә актив рәвештә алып барыла. Әлеге грант бәйгесендә Татарстандагы уку йортлары –КФУ һәм КИТТУ-КАИ катнаша.

Фәнни-технологик үсешнең өстенлекле өлкәләрендә тикшеренүләр үткәрү һәм эшләнмәләр булдыру буенча дөнья дәрәҗәсендәге фәнни үзәкләр ачу өчен грант бәйгесе  “Фән” илкүләм проектының тагын бер мөһим юнәлеше булып тора. Әлеге грантка бөтен ил буенча алтмыш фәнни үзәк дәгъва иткән. Казан федераль университетының гаризасы, сайлап алу кампаниясе нәтиҗәсе буенча, җиңүчеләр унлыгына кергән.

Алдынгы фәнни инфраструктураны үстерү буенча федераль проект кысаларында, республикадагы уку йортлары җиһазларны яңартуга юнәлдерелгән грантта да катнаша. Сайлап алу нәтиҗәләре нигезендә, Казан федераль университеты (211 миллион сумнан артык грант откан) һәм Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге (грант – 238 миллион сумнан артык) җиңүче булган.

Россия Федерациясенең Фән һәм югары белем министрлыгы Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты һәм А. Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетына җиһазларын яңарту өчен өстәмә субсидияләр билгеләгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X