Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда 2020 ел ТАССРның 100 еллыгы Елы дип игълан ителде

Бәйрәм итү кысаларында Тәтеш районында төрле чаралар үткәрү, Татарстанны үстерүгә зур өлеш керткән кешеләрне, предприятие коллективларын хөрмәтләү планлаштырылган. Безнең районда истәлек җыентыклары бастыру өчен хәзерге вакытта фотоматериаллар, архив мәгълүматлары җыю бара.

(Тәтеш, 16 октябрь, "Тәтеш таңнары"). Хөрмәтле укучылар! Сездән редакциягә үзенчәлекле фотосурәтләр: Тәтеш, район авыллары, оешма коллективлары, административ биналар, райком утырыш­лары, демонстранцияләр, бәйрәм, чара күренешләре, ТАССР чорындагы теләсә нинди башка фоторәсемнәр, шулай ук белешмә материаллар, кешеләр турындагы хатирәләрне җибәрүегезне үтенәбез. Аларны безнең tetucһ _awangard@rambler.ru электрон почтасына юллагыз яки инде фоторәсемнәрне һәм материалларны “Тәтеш таңнары” гәҗите редакциясенә китерегез.

Моннан тыш, Тәтеш һәм Олы Тархан районнарында төрле вакытларда җитәкче вазифасын башкарган түбәндәге кешеләрнең (туганнары) фоторәсемнәре белән язмышлары турындагы мәгълүматлар кирәк: Флегонтов Г. И., Власихин П. А., Скрябин Д. С., Муравьев С. К., Козлов И. Т., Плечков А. В., Мөбарәкҗанов Х. М., Суханов А. С., Булатов Н. И., Захаров А. М., Николаев С. Н., Заһретдинов Х. З., Голубев Н. Н., Кияев И. Л., Садыйков Г. С., Петров А. А., Фәйзуллин З. Ф. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев