Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда 26 градуска кадәр җылытачак

Киләсе атнада республикада урыны белән яшенле яңгыр булыр, боз явар, дип фаразлый синоптиклар.

(Казан, 17 июнь, «Татар-информ»). Иртәгә, 18 июньдә, көндез Татарстанда 26 градуска кадәр җылытачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иртәгә, 18 июньдә, республикада аязучан болытлы һава булачак, явым-төшем көтелми. Талгын җил төньяк-көнбатыштан исәчәк.

Синоптиклар республикада төнлә +6..+11, көндез +21..+26 градус җылы булачак, дип фаразлый.

Казанда иртәгә шулай ук аязучан болытлы һава булачак, явым-төшем көтелми. Төнлә +9..+11, көндез +23..+25 градус җылы булачак.

19 июньдә республикада аязучан болытлы һава, төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән яңгыр явачак. Төнлә +9..+14, көндез +23..+28 градус җылы булуы көтелә.

20 июньдә шулай ук аязучан болытлы һава, төнлә урыны белән яңгыр көтелә. Көндез күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән яшенле яңгыр булачак, боз явачак. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге иртән һәм көндез урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә +10..+15, көндез +22..+27 градус җылы булачак.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X