Тэтеш таңнары
  • Рус Тат
  • Татарстанда чүп машинасы юл кырыена төшеп ауган

    Юл-транспорт һәлакәте М7 трассасында Питрәч районы Шәле авылы янында килеп чыккан.

    Фото: МЧС по РТ
    (Казан, 14 май, “Татар-информ”). Татарстанда чүп ташый торган машина юл кырыена төшеп китеп ауган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

    М7 трассасында Питрәч районы Шәле авылы янында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәте турындагы хәбәр бердәм 112 экстрен хезмәте номерына дүшәмбе, 14 майда 03 сәгать 30 минутта алынган.

    М7 трассасының 854нче чакрымында ике йөк машинасы – чүп ташый торган “ЗИЛ” һәм йөк машинасы “Скания” бәрелешкән.

    Бәрелешү нәтиҗәсендә чүп машинасы юл кырыена төшеп әйләнеп капланган, чүп җиргә коелган.

    Беренчел мәгълүматлар буенча, “Скания”нең 50 яшьлек йөртүчесе йоклап киткән һәм “ЗИЛ”гә барып бәрелгән.

    Чүп ташый торган машинаның 67 яшьлек йөртүчесе зур булмаган зыян күргән. Янып китмәсен дип, ике машинаның да аккумуляторларын сүндергәннәр.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Реклама
    • 16 май 2018 - 16:25
      “Созидатель” ПТК ҖЧҖ Тәтештәге гражданнарны яклау көллиятенең төп бинасын капиталь ремонтлый.
    • 31 октябрь 2016 - 06:42
      “КАРУСЕЛЬКА” 1 ноябрьдән "КАРУСЕЛЬКА" балалар уен мәйданы эшли башлый. Адресы: Боголюбов урамы, 29нчы йорт, "БАРС" спорт-сәламәтләндерү үзәге, 2нче кат.
    Ночной режим