3нче номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге хезмәткәрләре бүген 11.50 сәгатьтә Иделдә ярдан 50 метр ераклыкта 46 яшьлек ир-ат мәетен табып алганнар. Бу хакта
"Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Әлеге фаҗиганың нечкәлекләре ачыклана. Ир-ат югалу турында хәбәр Спас муниципаль районы бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә 7.15 минутта 1 июльдә алынган булган.
Ир-ат өеннән, Измерь бистәсеннән Идел ягына чыгып киткән һәм югалган. Бу көннәрдә экстрен хезмәтләр эзләү эшләре алып барган.
Әлеге ир-атны 12 кеше 6 техника кулланып эзләгәннәр.
Нет комментариев