Татарстанда микроавтобус һәм ике җиңел машина бәрелде
Авария кичә кич Казанда булган.
(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда микроавтобус һәм ике җиңел машина авариягә очраган. Бу һәлакәттә өлкән яшьтәге ханым тән җәрәхәтләре алган. Әлеге хәл турында «Татар-информ» агентлыгына аварияне күргән кешеләр хәбәр итте.
Кичә кич Казан читендәге Фәнни шәһәрчек урамында «Хендэ» микроавтобусы, «Лада» һәм «Дэу» автомобильләре бәрелешкән. Нәтиҗәдә, «Лада» юл читенә чыккан, ә микроавтобус кюветка төшеп киткән.
авария шаһитлары фотосы
«Авариядә өлкән яшьтәге хатын-кыз зыян күргән. Аны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озаттылар», - дип белдерде һәлакәт шаһитлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев