Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Татарстанда температурасы күтәрелүе көтелә

    Республика буенча атмосфера фронты республиканың үзәк һәм көнчыгыш районнарына йогынты ясаячак.

    (Казан, 11 октябрь, «Татар-информ»). 12 октябрьдә, республика буенча атмосфера фронты узачак. Ул явым-төшем, көчле җил һәм югары һава температурасы алып киләчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

    Синоптиклар сүзләренчә, нигездә ул республиканың үзәк һәм көнчыгыш районнарына йогынты ясаячак. Яңгыр явачак. Төнлә урыны белән томан төшәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +2..+7 градус, ә көндез - +7..+12 градус булачак.

    Якшәмбе, 13 октябрьдә, һәм дүшәмбе, 14 октябрьдә, болытлы, җилле һәм яңгырлы һава торышы көтелә. Җил секундына 15-20 секунд тизлек белән исәчәк. Төнлә һава температурасы +3..+8 градус, ә дүшәмбе +6..+11 градус, дип фаразлый синоптиклар.

    Сишәмбе, 15 октябрьдә, җылы һәм яңгырлы һава торышы фаразлана.

     

    https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/11/195156/

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: