Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Татарстанда яшенле яңгыр көтелә

    Синоптиклар бүген төштән соң һава торышы бозылачагын фаразлый.

    (Казан, 14 май, “Татар-информ”). Татарстанда алдагы тәүлектә яшенле яңгыр көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенә сылтама белән “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

    14 май, дүшәмбе көннең икенче яртысында һава шартларының кинәт үзгәрүе көтелә. Урыны белән секундына 15 – 20 метрга кадәр көчле җил белән яшенле яңгыр булачак.

    Республикада яңгырлар иртәгә, сишәмбе көннең киченә генә тукталачак. 
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: