Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда юл һәлакәтендә 41 яшьлек имам-хатыйб үлгән

Теләче районы Шәдке авылы имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Шәйхиевның өч баласы ятим калды.

(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин кичә кич юл һәлакәтендә гомере өзелгән Теләче районы Шәдке авылы имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Шәйхиевның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклаша. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фәрит хәзрәткә нибары 41 яшь була, шуның 13 елын ул үзенең туган авылы мәчетенә хезмәт итүгә багышлый. Хәзрәт белән таныш булганнарның һәрберсе аның мөхтәрәм, ихлас, намуслы һәм олы йөрәкле кеше булуын билгеләп үтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев