Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанлылар ОСАГО полисын почтада рәсмиләштерә ала

Полис рәсмиләштерү өчен документларның стандарт җыелмасы таләп ителә, аларны төп нөсхәдә дә, күчермәләр яки телефондагы фото рәвешендә дә тәкъдим итәргә мөмкин.

(Тәтеш, 24 июль, "Тәтеш таңнары"). Татарстанда яшәүчеләр ОСАГО полисларын почта бүлекләрендә рәсмиләштерә ала. Бу хакта ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Аны «Татар-информ» хәбәр итә.

«Россия почтасы иминият компанияләре белән онлайн бәйләнешкә керү технологиясен файдалана. Тиешле бөтен мәгълүматларны тутырганнан соң, почта бүлеге операторы аларга заявка юллый һәм төрле иминият компанияләренең тәкъдимнәрен кабул итеп ала», - дип искәрттеләр министрлыкта.

Моннан тыш, почтада полис рәсмиләштерүнең үзеңә туры килгән вариантын да сайларга мөмкин.

ОСАГО полисын рәсмиләштерү өчен иминиятләштерүче һәм автомобиль хуҗасының паспорт мәгълүматлары, транспорт чарасы турында мәгълүмат, идарә итәргә рөхсәте булган затларның машина йөртү таныклыклары, шулай ук өч елдан артык файдалануда булган автомобильнең диагностика картасы кирәк. Документларның төп нөсхәсен яки күчермәләрен тәкъдим итәргә мөмкин. Документ фотоларын телефоннан да кабул итәләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X