Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанлылар ВИЧка аноним экспресс-тест уза алачаклар

Татарстанда «Тукта ВИЧ/СПИД» акциясе уза.

(Казан, 15 май, “Татар-информ”).  Татарстанлылар «Тукта ВИЧ/СПИД» акциясенә кушылып, ВИЧка аноним экспресс-тест уза алачаклар. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акция көннәрендә республика шәһәрләрендә мобиль пунктлар урнаштырачаклар. Анда ВИЧ-йогышына экспресс-тест үткәреләчәк. Моннан тыш, тестны узганчы һәм узганнан соң медицина психологының консультациясен алырга мөмкин булачак. 

Бу акция кысаларында Татарстанда ВИЧ-йогышы турында халыкны мәгълүматлаштыруны арттыру максаты белән «Казан–Яшел Үзән–Чистай–Казан» автомобильләр ярышы планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев