Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тайба-Таушевода матур үзгәрешләргә сөенәләр

Хезмәт ветераны Владимир Тимрюков авыл кешеләре исеменнән безнең гәҗит редакциясенә мөрәҗәгать итте.

(Тәтеш, 19 сентябрь, “Тәтеш таңнары”). “Зур эш башкарылды: авылыбыздагы Интернацио­нал урамы буйлап хәзер үтеп йөреп була: ике чокыр аша күпер ясадылар. Безнең өчен бу зур шатлык. Пычрак вакытларда без монда озак еллар изаландык, машинаны авыл үзәгендә калдырып, аннары җәяүләп барырга туры килде. Безнең җирлек башлыгы Сергей Гаврилов эш барышын шәхсән тикшереп торды”, – ди Владимир ­Александрович.

Интернационал урамы белән Маяковский һәм Есенин урамнары кисешкән урында чокыр аша плитә түшәлгәннән соң, Тайба-Таушевода яшәүчеләр: Владимир Тимрюков, Валентина Борисова, ­Татьяна ­Ислюкова, Валентина Лапаева, Михаил Яковлев, ­Сергей Захаров төзекләндерүгә алынган. 
Авыл кешеләре әйтүенчә, соңгы вакытларда Тайба-Таушевода уңай үзгәрешләр барлыкка килгән: ФАП, Мемориаль комплекс төзегәннәр, зиратны коймалап алганнар, дүшәмбе көннәрендә авылга кадәр автобус йөри. Торак пунктта үзара салым акчасына күп эшләр башкарыла, ә инде аларны кайда сарыф итәргә кирәклеген авыл кешеләре бергәләп хәл итә икән. Киләсе елга, мисалга, урам юлларын ремонтларга ниятлиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев