Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Төбәк этапларында җиңгән спектакльләр бүләкләнәләр

    Финалга чыккан иҗат коллективларына истәлекле билгеләр һәм яңа спектакль сәхнәләштерү өчен максатчан грантлар тапшырылачак.

    (Тәтеш, 4 февраль, “Тәтеш таңнары”). “Театраль Идел буе” фестиваленең округ этабында Татарстан Республикасын Әлмәт нефть институтының “Дебют” студентлар коллективы “Микроскоп” спектакле белән, Казанның “ЕрашОК” балалар сатира һәм юмор эстрада театры исә “Перепутанная сказка” спектакле белән тәкъдим итәчәк.
    Тамашачылар Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия, Чувашия республикалары, Пермь крае, Киров, Түбән Новгород, Ульяновск, Оренбург, Самара, Пенза һәм Саратов өлкәләренең иң яхшы театр күренешләрен күрә алачак, дип хәбәр итә бәйгенең оештыру комитеты.
    Төбәк этапларында җиңгән спектакльләрнең видеоверсияләре проектның
    http://театральноеприволжье.рф сайтында урнаштырылган.
    Агымдагы елның мартында фестивальнең финалы узачак.
    Финалга чыккан иҗат коллективларына истәлекле билгеләр һәм яңа спектакль сәхнәләштерү өчен максатчан грантлар тапшырылачак. Беренче урынга лаек булган коллективларга 200 мең, икенче урынга 150 мең, өченче урынны алган коллективларга 100 мең сум акчалата бүләк биреләчәк.
    Идел буе федераль округының
    Театраль Идел буе балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестивале беренче тапкыр 2019 елда үткәрелде. Ул чакта Иң яхшы актриса номинациясендә Татарстаннан Ләйсән Гатауллинаны бүләкләделәр.
    Татар-информ агентлыгы рәссамнарны Театраль Идел буе фестивале өчен афиша ясарга чакырулары турында хәбәр иткән иде. Бәйгегә гаризалар 2021 елның 25 февраленә кадәр кабул ителә.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: