Түбән Тархан авылы зиратында өмә үткәрелгән
Бу изге гамәл ел саен май бәйрәмнәре вакытында оештырыла.
(Тәтеш, 25 май, “Тәтеш таңнары”). Түбән Тархан авылы зиратында өмә үткәрелгән.
– Ир-егетләр кабернең тирә-ягын чистартып, тәртипкә салдылар. Бу изге гамәл ел саен май бәйрәмнәре вакытында оештырыла. Күп кенә авылдашларыбыз өмәдә катнашыр өчен авылга махсус кайталар. Алар чын күңелдән, тырышып эшлиләр, – дип уртаклашты авылның мәдәният хезмәткәре Гүзәл Шәмсетдинова. – Безнең авылда кешеләр бик бердәм, мәрхәмәтле. Барлык эшләрне бергә җыелып башкарабыз, бу чын күңелдән сөендерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев