ТИҮ рәисләре оештыру мәсьәләләрен хәл иттеләр
Алар җирлек башлыгы урынбасары Илдар Фәткулловта түгәрәк өстәл артында үзләренең эшчәнлек планнарын тикшерделәр. ТИҮ нәрсә ул?
Ул территориаль иҗтимагый үзидарә дигәнне аңлата һәм барыннан да элек халык мәнфәгатен чагылдыручы, ә икенчедән - халыкның муниципаль хакимият органнары белән үзара эшчәнлеген тормышка ашыручы. Яшәү урыннарында гражданнарны үзара оештыру, халыкны теге яки бу мәсьәләләрне чишүгә пассив җәлеп итүне түгел, ә аларны актив мөстәкыйль эшчәнлеккә тартуны күз уңында тота.
Андый ТИҮләр, халык белән үзара көндәлек эш алып баручылар, районда бишәү, барсы да шәһәр территориясендә. Бүленеш принцибы барсына да таныш, сайлау участоклары нигезендә, һәм шуңа да уңайлы. "Садовод" Питомникта, кадет мәктәбе бинасында эшли. Аның җитәкчесе Зоя Драгунова киңәшмәгә инде халыкның үтенеч-тәкъдимнәр исемлеге белән килгән, мәсәлән, балалар мәйданчыгы булдыру, яктырткычлар урнаштыру, Питомникка кадәр рейс автобусы җибәрү. "Үзәк" ТИҮне шәһәрнең мактаулы гражданины, абруйлы шәхес Николай Кузин җитәкли. Аның "штаб-фатиры" Халыклар дуслыгы йортында урнашкан. "Көньяк" ТИҮ җитәкчесе итеп Владимир Бичуков сайланган һәм әлеге микрорайонда яшәүчеләрне ул "Барс" спорт-сәламәтләндерү комплексында кабул итәчәк.
Яшь, инициативалы, өстәвенә юридик белемле, ә бу әлеге җаваплы эштә бик тә кирәк, Ирина Волкова Көнбатыш микрорайонын иң төзек итүгә бөтен тырышлыгын куячак. Кабул итү урыны - Людоговка мәдәният йорты. "Төньяк" ТИҮдә Александр Волков эшли. Аны Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумы тулай торагында табарга мөмкин.
ТИҮ җитәкчеләренең барсы да халыкны, хакимиятнең барлык структураларындагы кебек, һәр сишәмбедә 14тән 16 сәгатькә кадәр кабул итәргә тиеш дип килешенде. Оперативлык беренче урында - Илдар Фәткуллов бурычны шулай билгеләде. Район делегациясе белән территориаль иҗтимагый үзидарәне иң яхшы оештыручы итеп танылган Волгоград өлкәсендә булып кайтканлыктан, ул ТИҮ эшен үз күзләре белән күреп аңлаган. "ТИҮне оештыру яшәү эшчәнлегенә бәйле мәсьәләләрне хәл итү белән кызыксынган барлык шәһәрлеләргә катнашырга мөмкинлек бирә, - дип аңлатты Илдар Роберт улы. - Бу территорияне төзекләндерү, хокук бозуларны кисәтү һәм җәмәгать тәртибен саклау, мәдәни һәм спорт-сәламәтләндерү эшләрен оештыру, социаль, мәдәни объектлар төзү, хәйриячелек һәм тормыш шартлары авыр булган кешеләргә, картларга, күп балалы гаиләләргә ярдәм итү һәм башка мәсьәләләр".
Аның активы, якын араларда ул сайланачак, ТИҮнең ныклы терәге булачак. Әйтергә кирәк, шул нигездә хатын-кызлар советлары, ветераннар, яшьләр советлары һәм клублар барлыкка килер һәм активлашыр.
Шәһәр башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе Дмитрий Пирогов ТИҮ булдыру мәсьәләсе буенча инициатив төркем җыелышының 26 июньдә үк үткәрелүен искә төшерде. Дүрт көннән соң шәһәр Советы депутатлары үз утырышларында язмача мөрәҗәгатьләрне тикшергәннәр һәм территорияләр чикләрен билгеләгәннәр. ТИҮ турындагы мәгълүмат (положение проекты, аның Уставы) район сайтына урнаштырылган, һәркем әлеге мәсьәлә буенча үз тәкъдимен кертә алган.
"ТИҮгә грант ярдәме республика дәрәҗәсендә тикшерелде. Конкурсларда катнашып, үз территорияңне үстерүгә акча отарга мөмкин, - дип хәбәр итте Дмитрий Николаевич һәм болай дип басым ясады: - ТИҮ нигезендә - иҗат идеологиясе. Барлык ТИҮләрне бердәм максат берләштерә - шәһәребезне яхшырак итү".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев