Актив тәтешлеләрнең иҗтимагый берләшмәләре шәһәр хакимиятенең ышанычлы ярдәмчеләре булдылар.
"Үзәк" ТИҮ рәисе Николай Кузин берәүгә дә тик торырга ирек бирми: рейдлар, акцияләр, өмәләр, утырышлар... Һәм шулардан соң - шәһәр һәм аның халкы өчен уңай нәтиҗәләр.
"Хакимиятне тиргәү модага керде. Әмма безнең микрорайон - ул безнең йортыбыз, шуңа да аны матур итү барыбызның да бурычы", - дип кабатларга ярата Николай Петрович.
ТИҮ советының чираттагы утырышында август-сентябрьгә йомгак ясадылар. Бу юлы шәһәр башкарма комитеты җитәкчесеннән тыш, депутатларны да чакырдылар.
Николай Кузин докладында яңгыраганча, күп игътибар шәхси йортлар тирәләрен төзекләндерүгә юнәлтелгән. Административ комиссия белән берлектә рейдлар үткәрелгән, алар барышында торак хуҗаларына төзекләндерү кагыйдәләрен бозулары турында 25 кисәтү ясалган. Шуның 20се үтәлгән, икесенә штраф салынган. Тиешсез чүп түгү урыннары ачыкланган, мәсәлән, үзәк район хастаханәсенең йогышлы чирләр бүлеге каршында. "Тетюши-Жилсервис" ҖЧҖ оператив эшли башлаган. Көзге чорда яшелләндерү белән шөгыльләнгәннәр, Дан Монументы янында өмәләр үткәрелгән.
Шулай да, диде ул, күп катлы йортлар буенча өлкәннәр белән үзара эшчәнлек әле сүлпән.
"Күпләр, аларның йорт тирәләрендәге үләннәрне чабып, агачларны агартып бетергәнче, койма артында качып торырга мөмкин дип саныйлар. Мин киләчәктә алай булмаячак дип уйлыйм, административ комиссия белән берлектә хуҗалардан йорт тирәләрен тәртиптә тоту бурычын үтәүләрен таләп итәчәкбез", - дип белдерде ТИҮ җитәкчесе. Докладчы гомумкабул ителгән тәртипләрне бозучы шәһәрлеләр адресын да әйтеп узды.
Гражданнарның ТИҮгә мөрәҗәгать итүләренең дә нәтиҗәсе уңай, ул атнаның һәр сишәмбесендә кабул итә. Күтәрелгән кайбер проблемалар хәл ителгән.
"Үзәк" ТИҮ советы шәһәр Советы депутатларының округларда эшләрен активлаштырырга ниятли: сайлаучылар белән очрашулар уздырырга, гражданнарны кабул итәргә һәм шәһәр проблемаларын чишүдә катнашырга киңәш итә.
Шәһәр Советы башкарма комитеты игътибарын тагын бер кат Дан Монументы тирәсен, бәйрәм көннәренә генә түгел, һәрвакыт тәртиптә тоту кирәклегенә юнәлтте.
ТИҮгә тынгысыз, үз шәһәрләренең чын патриотлары булган кешеләр җыелган, шуңа да алар каланың җитешлеге, барлык тәтешлеләр өчен дә уңайлыклар булдыру турында кайгырталар. Николай Солодовниковны, мәсәлән, кышын эш көне башланганчы шәһәрнең бөтен юллары һәм тротуарларының чистартылмавы борчый. Бала арбасы һәм чанасы тарткан аналарга балалар бакчаларына барып җитүе бер бәла. Николай Сафонов исә Камай урамында яшәүче кайберәүләрне чүп үләннәрне чабарга һич тә күндерә алмый. Җылылык челтәрләре җитәкчесе Наил Урманов та предприятие техникасы белән шәһәр урамнарын чистартуда катнашырга риза.
ТИҮ советы утырышында телгә алынган проблемаларга шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Тегулев аңлатма бирде. Аерым алганда, Дан Мемориалы дәүләт гражданнарны яклау көллияте коллективына беркетелгән, ул бу хакта онытмас дип ышанабыз, диде. Әлеге шәһәрне җыештырырга көч, техника җитәрлек, әмма бер ярдәм дә артык түгел. Шуның өстенә, Тәтешкә техника алу өчен өстәмә акча бүлеп бирү хакында ТР Министрлар Кабинеты күрсәтмәсе бар. Төнге сәгать 1дән 3кә кадәр Тәтештә утны сүндерү - шәһәр бюджетында средстволар җитешмәү сәбәпле - мәҗбүри чара. Аны тулыландыру өчен шәһәрлеләрнең күчемсез милекләрен рәсмиләштерү эше активлаштырылачак.
Утырышта тикшерелгән барлык проблемалар карарларда яктыртылды, аларны киләчәк эш программасы дип санарга мөмкин.
Нет комментариев