Тиешенчә дәваланыгыз
Бушлай дарулар алуга ташламалары булган инвалидларга медицина хезмәткәрләре шулай дип мөрәҗәгать итәләр.
Аларны быел вафат булган 78 инвалидның 59ының исән вакытта ташламалы дарулардан баш тарткан булулары борчый. Бәлки, дарулар аларга гомерләрен озайтырга ярдәм иткән булыр иде. 104 инвалид баланың бүгенгесе көндә 58е ташламалы даруларны алмый. Алар өчен күпчелек очракларда ата-аналары сайлыйлар. Табиблар чакыртылган 10 "ашыгыч ярдәм"нең 9 очрагында сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтүләрен дә искәртәләр.
Барлыгы район буенча социаль пакетка 3 меңнән артык кеше хокуклы, шул вакытта бүгенге көндә 70,1 проценты алардан баш тарткан.
Ә бит астма, шикәр диабеты, яман шеш кебек чирләрдән кыйммәтле дарулар кулланырга тиеш булсалар да, ни өчендер кешеләр акчалата ярдәмне сайлыйлар. Баш тартучылар вакытында кирәкле даруларның булмавына зарланалар. Ә менә аптека хезмәткәрләренең фикерләре башкача (дарулар бар), мәсьәлә ачык булып кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев