Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әтисез үссәк тә, югалмадык

Миллионлаган корбаннар бәрабәренә яуланган Бөек Җиңүгә тиздән 70 ел тула, анда әтием Рыжков Вәлимөхәммәт Шиһап улының да өлеше бар.

Әтиемне беркайчан да күрмәдем, чөнки ул 1941 елның 26 августында сугышка киткәндә мин әнием карынында калган. Әни биш баласын ияртеп Олы Тархан район хәрби комиссариаты янына аны озатыр­га килгән. "Ничек яшәрбез инде, кышны ничек чыгарбыз, утыныбыз да юк бит", - дип әйткән ул аңа. Ә шуңа каршы әти: "Борчылма, Рәхимә, кайгырма юкка, кышка кадәр әйләнеп кайтабыз әле без, сугыш озак булмас, немец тиз җиңелер", - дигән.

Әмма өметләре чынга ашмаган, аңа кайту насыйп булмаган. Хәбәрсез югалуы турындагы хат кына килгән. Мин үсеп җитеп, эшли башлагач без аны эзләргә керештек. Бик озак эзләдек. Бары 1996 елда, 55 елдан соң гына таптык. Ул 1942 елның 15 февралендә Калуга өлкәсенең Саволинка авылы янында һәлак булган һәм шунда туганнар каберлегендә җирләнгән булып чыкты.

Әтием хакында апаларым сөйләгән буенча гына беләм. Ул акыллы, сабыр холыклы, кече күңелле, бик юмарт иде диләр. Соңгы кисәк ипине дә өстәлдән алып күршесенә бирә торган булган. Аның бер фотосүрәте дә юк, югалган, сакланмаган.

Ә мин, әтием киткәч ике көннән, 1941 елның 28 августында алтынчы бала булып дөньяга килгәнмен. Шул коточкыч авыр заманда алты баланы ничек үстерүен әнием тик үзе генә белгәндер. Кырдан кайтып, чоландагы агач сәкегә авып, "су" дип акрын гына пышылдавын мин дә хәтерлим әле. Чөнки ул вакытта колхозда бөтен эш, ил өстенә килгән афәт тылдагы хатын-кызлар, картлар, үсмерләр җилкәсендә булган.

Әниебез көчле рухлы, тырыш, уңган иде. Көнне-төнгә ялгап авыр хезмәт итсә дә, алты баласын да ачлыктан, шешенеп үлүдән саклап калды. Сугыштан соң да тормышлар тиз генә көйләнмәде, әмма ул безне укытыр­га тырышты. Хәер, әтисез үссәк тә, үзебез дә сынатмадык, белемле булырга, һөнәр үзләштерергә омтылдык. Шуны да әйтергә кирәк, заманалар авыр булса да кешеләр бик мәрхәмәтле иде. Безгә мәктәп тә, укытучылар да булыштылар. Күршеләребез Зәкия апа Мукетованы һәм Шамил абый Кайсаровны һич онытырлык түгел. Өс һәм аяк киеме алырга әнинең акчасы булмаганга, мине 1нче сыйныфта Зәкия апа өйдә укытты. Ә мәктәп директоры Газиз абый Әлмөхәммәтовның яхшылыкларын сөйләп бетерерлек кенә түгел. Ул һәр атнада безгә бер-ике тапкыр кереп чыга, нәрсә ашаганыбызга кадәр белеп торды. Газиз абый олы йөрәкле, киң күңелле, ярдәмле кеше булды. Кырык елга якын мәктәптә укытучы булып эшләгән кеше буларак, мин аны бик яхшы аңладым. Тормышта андый шәхесләрне очрату зур бәхет ул.

Туган авылым Олы Тархан да, аның чикләвеккә бай урманнары, хуш исле җиләкле аланнары, иксез-чиксез иген кырлары һәрчак күңелдә. Шунда үстек, мәктәбендә белем алдык, шуннан олы юлга чыгып киттек. Ул биргән тормыш әлифбасы безгә гомерлек маяк булды. Барсы өчен дә без мәңге рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев