Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тиз эшләү мөһим

    Район башлыгы Рәмис Сафиуллов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы семинар-киңәшмәсе булып узды.

    (Тәтеш, 24 июнь, «Тәтеш таңнары», Инга СӘФӘРОВА, автор фотолары). Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы предприя­тиеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары азык әзерләү, кырларны эшкәртү, кредитлардан файдалану белән терлекчелек биналарын яңартып төзү, шулай ук районның барлык агросәнәгать комп­лексы өлкәсендәге исәп сәясәте таләпләре хакында фикер алыштылар.

    Рәмис Хатыйп улы азык әзерләү буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләре күрсәткечләренә анализ ясап, болай дип билгеләп үтте: “Нәтиҗәләрне яхшыртыр­га кирәк. Азыкны сыйфатлы әзерләр өчен технология тәртипләрен тайпылышсыз үтәү зарур, үләннәрне җыеп алу оптималь вакытларда узарга тиеш. Тиз эшләү бик мөһим”.

    Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ринат Хәкимов хуҗалык белгечләрен районда һәм республикада иң яхшы хуҗалыкларның берсе – “Колос” агрофирмасы” ҖЧҖда, киңәшмә аның базасында үтте, азык әзерләү барышы белән таныштыр­ды. Агрофирма директоры урынбасары Ранис Мәүлиханов хуҗалыкта сенаж салу технологиясен куллану турында сөйләде – күләме 3 мең тонналы траншеяда сенаж тыгызлау тулы көченә бара. Агрофирмада берничә юнәлештәге нәтиҗәле эшләр алып барыла: көзге һәм сабан культуралары, шикәр чөгендере чәчелгән мәйданнарны карау, сөт җитештерүне арттыру, азык әзерләү. 

    “Терлекләрне алга таба уңышлы кышлату әзерләнгән азыкның сыйфатына һәм күләменә бәйле”, – дип билгеләп үтте Ранис Фәрит улы.
    Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, авыл хуҗалыгы предприя­тиеләре мәгълүматлары буенча, зур эшләр башкарылган: хуҗалыклардагы 8,9 мең гектар чиста пар җире эшкәртелгән, 2500 гектар сидераль пар җирен (нигездә горчица һәм донник) эшкәртергә керешкәннәр, 3884 гектар күпьеллык үлән чабып алынган, терлекләр өчен 1352 тонна печән, 11418 тонна сенаж хәстәрләнгән, мәйданнарның 45 проценты 2019 елгы көзге иген өчен планлаштырылган.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: