Тиз һәм уңайлы
Өйдән чыкмый гына Татарстан Республикасы дәүләт хезмәтләре Порталы аша он-лайн режимында вакытлы матбугатка язылырга мөмкин.
"ТАТМЕДИА" ААҖ http: //tatmedia.ru/ сайтының "Подписка" бүлегендә "Вакытлы матбугатка язылу" хезмәтләре урнаштырылган.
"Россия почтасы" ФДУПның бөтен каталогы электрон тәртиптә урнаштырылган. Рәсмиләштерү эше катлаулы түгел: теләгән басмаңны, китерү алымын, рәсмиләштерү вакытын һәм ничә басма кирәклеген сайларга, язылучының элемтә мәгълүматларын һәм китерү өчен адресны (кирәкле басманы башка кеше исеменә дә яздырырга була) күрсәтергә. Бу эштән файдаланучы сайлаган басма өчен акчаны хезмәтләр Порталында "Россия почтасы" ФДУП счетына күчерә. Заказ өч көндә эшкәртелә һәм файдаланучының шәхси кабинетына подписканың рәсмиләштерелүе турында хәбәр килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев