Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тизлекне сакламыйча

Сишәмбе көнне юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча район комиссиясенең чираттан тыш утырышы булып, анда район юлларындагы хәлләр, аерым алганда булган юл-транспорт фаҗигасе тикшерелде.

Тәтеш районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Марат Галиуллин хәбәр иткәнчә, 25 июльдә Буа районының өч кешесе "Ока" машинасында Олы Боерганнан Олы Тарханга барганда, юл-транспорт фаҗигасенә юлыга.

Әлеге автомашина шоферы идарәне югалтып, баштагы мәгълүматлар буенча, тизлек режимын бозган, "Ока"сы белән юл кырыена төшеп капланган. Нәтиҗәдә бәлага таручылар Буа район хастаханәсенә озатылалар, шунда берсе алган җәрәхәтләрдән вафат була. Алкоголь барлыгын ачыклау өчен өчесенең дә каннары анализга алынган.

Хәзерге вакытта тикшерү бара. Юл ремонт-төзелеш идарәсе начальнигы урынбасары Иршат Әхтәмов сүзләренә караганда, авария булган урында юл өслеге ышанычлы һәм билгеләнгән нормаларга туры килә. ЮХИДИ инспекторы юллардагы иминлек хәрәкәттә катнашучы һәркемгә бәйле булуын искәртә, ә күпчелек очракларда фаҗигаләрнең сәбәбе бер - юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу. Хәер, шаһитлар сүзләренә караганда, әлеге авариядә катнашучыларның берсе дә иминлек каешларын эләктермәгән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев