Тәкъдимнәр кертергә мөмкин
Тәтеш муниципаль районы башкарма комитеты гамәви консультацияләр уздыра, 2016 – 2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге планлы чорга Тәтеш муниципаль районының социаль-икътисади үсеш Стратегиясенә үзгәрешләр кертү буенча кешеләрдән тәкъдимнәр кабул итә.
(Тәтеш, 21 август, "Тәтеш таңнары"). Теләге булган һәркем Тәтеш муниципаль районының рәсми сайтында (tetushi.tatarstan.ru/rus/strategiya-razvitiya.htm) 2030 елга кадәр 2016 – 2021 елларга Тәтеш муниципаль районының социаль-икътисади үсеш Стратегиясенә үзгәрешләр кертү буенча үз тәкъдимнәрен калдыра ала.
Стратегиягә үзгәрешләр кертү буенча тәкъдимнәрне һәм фикерләрне 2019 елның 26 августына кадәр tatesh@tatar.ru электрон адресына юлларга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев