Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Үткәннәрне саклап

    Быел Россиянең архив хезмәте үзенең йөз еллыгын билгеләп үтәчәк.

    Тәтеш районы башкарма комитеты архив бүлегендә хәзерге вакытта районның икътисадын, мәдәниятен, социаль үсешен чагылдыручы 32 мең документ саклана. Аларның иң беренчесе 1923 ел белән даталана.
    "1932 ел өчен дәүләт сәүдәсе һәм кооперацияләр, сәүдә нокталары эшчәннәрен Бөтенсоюз исәпкә алу нәтиҗәләре таблицасы" исеме астындагы статистика документларында кызыклы мәгълүматлар бар. Баксаң, 1932 елда Тәтештә халык 5 меңнән артмаган, 21 сәүдә ноктасы исәпләнгән, район авылларында алар 80 булган икән. Статис­тикалар фондында шулай ук "1934 ел өчен кешеләр санын исәпкә алу" эше сакланылган, аңардан районда шул чорда 61980 кеше яшәгәнлеген белеп була. Бер ел эчендә 2092 сабый туган, 1366 кеше бакыйлыкка күчкән, 319 никах теркәлгән, аерылышучылар - 67.
    Архивчылар, хәзерге заманда яшәп, һәрвакытта үткәннәр белән эш итәләр, белгәнегезчә, аннан башка киләчәк юк. Алар, кешелек көнкүрешенең документаль танык­лыгын сак­лап, вакытлар бәйләнешен тотып торалар. Архив ул - тарих, халык ­хәтере.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: