Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәмле пылау әзерлибез

Рецепт.

(Тәтеш, 24 июня, «Тәтеш таңнары»).

– бәрән яки терлек ите – 1 кг;
– дөге – 1 кг;
– башлы суган – 3;
– сарымсак – 1-2 баш;
– кишер – 5;
– көнбагыш мае – 400 мл;
– тоз, пылау өчен тәмләткеч.
Казанга салынган кызган майда берничә алкалы суган кыздырыгыз (пылауны алтынсу төскә кертер өчен) һәм аларны җыеп алыгыз. Кечерәк кисәкләргә туралган итне казанга салыгыз һәм 10-15 минут кыздырыгыз.
Аннары иткә суган салыгыз һәм алтынсу төскә кергәнче пешерегез.
Ит һәм суган белән болгатмыйча, шулар өстенә саламлап туралган кишер кушыгыз. Кишер йомшаргачтын, казанга су салыгыз, ул кишер күләменнән 2-3 сантиметрга өстәрәк булырга тиеш. Тоз, тәмләткечләр һәм сарымсак өстәгез. Суы кайнаганчыга кадәр тотыгыз.
Кишер белән итне көчле утта 20 минут кыздырып алыгыз. 
Ит әзер булгач, тишекле чүмеч ярдәмендә тигез катламлап дөге (3-4 тапкыр юылган) салыгыз. Пылауны һич кенә дә болгатмагыз.
Казанга су салыгыз, аның күләме дөгедән 2-3 сантиметр күләмендә өстәрәк булырга тиеш. Кайнатып чыгарыгыз.
Пылаудагы сыеклык тулысынча парга әйләнеп беткәч, утны киметегез һәм дөгене чүмеч ярдәмендә таучык итеп өегез. Пар чыксын өчен, дөге “калкулыгына” казан төбенә кадәр кечерәк тишекләр (5-6) ясагыз. Утны иң азга кадәр киметеп, казанның капкачын томалап ябыгыз. Пылауны сүрән утта дөге әзер булганчы 20 минут тотыгыз. Сүндергәч, капкачын ачмыйча, тагын 20 минут томалап торыгыз. Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев