Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәмле ризыклар белән сыйлагыз

    Бары тик учреждение һәм предприятиеләрнең генә түгел, шулай ук райондагы балалар бакчаларының да үз статистикасы бар.

    Мисалга, бездә ике "Колобок" (Жуково һәм Олы Тархан), өч "Елмаю" (Богдашкино, Тормы, Килдеш) һәм "Кояшкай" (Бакырчы, Киртәле, Нармонка) исеме астында өч балалар бакчасы бар. Тәрбияләнүчеләрнең иң күп саны - Тәтеш "Әкият"ендә - 170 бала, барыннан да азрагы - 5 - Жуковода. Әле тагын, балалар бакчалары мөдирләре уртаклашканча, сабыйларның иң яратканы кәбестә, борчак ашлары, камыр ризыклары, алар флотча макаронны, балык котлетын бик яраталар, ә менә файдалы арпа ярмасын начар ашыйлар булып чыкты.
    Без Урюмдагы "Чишмәкәй"дә кыс­ка сораштыру уздырдык. Баксаң, балалар каймак салынган борщны бик яраталар икән. Мөдир Светлана Миронова әйтүенчә, аш пешерүче аларны көн саен нинди дә булса тәмле әйбер белән тукландырырга тырыша. Ә менә диңгез балыгын файдалы булса да сабыйлар ашамый.
    Безнең гәҗитнең верстка операторлары Гүзәл Сумочкина белән Гөлфинә Әмерханова үзләренең кызлары яраткан ризык рецептларын яшь әниләр һәм әбиләр белән уртаклашалар.
    Дүрт яшьлек Ильвина өчпочмакны бик ярата.
    "Рецепты гади, - ди Гөлфинә, - әзерләү өчен бераз азык-төлек һәм яхшы кәеф кирәк.
    Чүпрәле камырны болай әзерлим: 1 литр җылы сөттә 50 грамм чүпрәне эретәм, 4-5 аш кашыгы көнбагыш мае салам, 2 йомырка, 1 чәй кашыгы тоз һәм он. Камыр басам һәм өстен тастымал яки сөлге белән томалап, кабарырга куям.
    Эчлеккә: ит, бәрәңге, суганны вак кисәкләргә турыйм. Барысын бергә болгатам һәм тоз, борыч салам. Камырның кечкенә түгәрәк җәемнәренә эчлек салам, аны өчпочмак рәвешенә туры китереп, өч яктан күтәртеп тоташтырам, өстендә тишек калдырам. Өчпочмакларны йомырка сарысы белән майлап, төбе майланган табаларга тезәм. Аннары аларны 30-40 минутка (духовканың нинди булуыннан тора) 180 градус­ка кадәр кыздырылган мичкә куям. Тәмле булсын!"
    Амелия Сумочкина, 5 яшь, балык котлеты ярата.
    Гүзәл: "Катнашмалар гади: 1 банка майлы сардина консервасы, башлы суган (ярты), 1 йомырка, 0,5 стакан дөге, тәменчә тоз, борыч, сыек май.
    Әзерләү ысулы: дөгене әзер булганчы пешерергә, аны бер кат салкын су белән чайкарга, тоз салырга онытмагыз (озын яки түгәрәк дөге куллансагыз да ярый). Кәстрүлне уттан алырга, аны капкач белән томаларга һәм дөгене тагын 5 минут тотарга. Аннары аны сөзгечкә бушатырга, салкын су белән чайкатыр­га. Сардинаны тирән табакка салырга. Суганны вак итеп шакмак­лап турарга. Барысын да дөге һәм туглаган йомырка белән кушып, бер катнашмага әйләнгәнче болгатырга. Шуңа тоз һәм кара борыч салырга. Тагын бер кат буталап алыгыз.
    Котлетларны кыздырасы гына калды. Тәмле булсын!"

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: