Торак шартларын яхшырту өчен ипотека алган күп балалы гаиләләрнең кредит түләргә 450 мең сум акча алу мөмкинлеге бар
Мондый компенсация алу хокукына 2019 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр өченче һәм аннан соңгы сабые туган яки туачак гаиләләр ия булачак.
(Тәтеш, 17 июль, "Тәтеш таңнары", Михаил Гордеев). Мондый компенсация алу хокукына 2019 елның 1 гыйнварыннан 2022 елның 31 декабренә кадәр өченче һәм аннан соңгы сабые туган яки туачак гаиләләр ия булачак.
РФ Президенты Владимир Путин “Балалары булган гаиләләргә, ипотека торак кредитлары (займнары) буенча бурычларын каплау өлешендә дәүләт ярдәме чаралары һәм “Гражданлык торышы актлары турындагы” Федераль законның 13-2 маддәсенә үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль законны № 157-ФЗ 2019 елның 3 июленнән имзалады.
Документ күп балалы гаиләләргә ипотека кредитын (займны) тулысынча яки өлешчә түләү өлешендә дәүләт ярдәменең өстәмә чараларын билгели.
Мондый дәүләт ярдәме чарасын гражданнар 2023 елның 1 июленә кадәр төзелгән бер кредит килешүенә карата, бары тик бер генә тапкыр файдалана ала.
Акча төп бурыч буенча әҗәтләрне түләүгә юнәлтелә. Әгәр андый бурыч 450 мең сумнан кимрәк булса, калганын әлеге кредиттан файдаланган өчен исәпләнгән процентларны каплауга сарыф итәргә мөмкин.
Ярдәм бары тик Россия гражданнарына гына бирелә.
Компенсация һәм документлар исемлеге буенча мөрәҗәгать итү тәртибен якын араларда хөкүмәт билгеләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев