Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тормышка юллама бирәләр

    Тәтеш районының борынгы урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә квалификацияләре еллар буе сыналган укытучылар дәресләр алып бара.

    (Тәтеш, 5 октябрь, «Тәтеш таңнары», Галина ТАҖЕТДИНОВА (автор фотолары).

    Үзара хөрмәт нигезендә
    Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумының инглиз теле укытучысы Раушания Хәмидуллина үз хезмәтен яратуын һәм аның дөньяда иң мөһим һөнәрләрнең берсе булуын таный, чөнки педагог­  белем генә биреп калмыйча, шулай ук тәрбияли дә.

    “Яшь чакта, мәктәпне тәмамлаганнан соң, мин үземнән кем булырга дип сорамадым, бары тик катгый карар кылдым: укытучы булачакмын. Остазларымнан бик уңдым, һәркайсын хәтерлим, тормышымда очраганнары өчен аларга рәхмәтлемен”, – ди 30 еллык эш стажы булган югары квалификация категорияле педагог. 
    Аның тормыш гыйбарәсе: “Башка кешеләрне ишетә һәм аңлый белү сәләтенә ия булу”. Раушания Басыйр кызы белем педагогия хезмәттәшлеге һәм педагогия уңышын файдаланып тапшырылса, аеруча да нык булачагына ышана.

    Раушания Хәмидуллина югары һө­нәри казанышлары өчен район дәрәҗәсендәге лаеклы бүләкләре, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Мәгарифтәге хезмәтләре өчен” күк­рәк билгесе бар.

    Мөгаллимә профессиональлеге, эчкерсезлеге, намуслылыгы, уртаклаша белүе өчен коллективта олы ихтирам казанган, укучылар да әлеге сыйфатлары өчен аны хөрмәтлиләр. Быел чираттагы тапкыр Раушания Басыйр кызына икътисад һәм бухгалтер учеты бүлеге буенча беренче курсларга сыйныф җитәкчелеген ышанып тапшырганнар. “Балалар кызыксынучан, – ди ул үзенең шәкертләре турында. – Вакыт тиз үтә, өч ел эчендә алар олыгаеп җитәләр, безнең техникумда уку яшьләргә алдагы тормышка юллама бирәчәк. Иң мөһиме, әлбәттә, яшьләр акыллы, үзләре һәм тирә-як дөнья белән бер дулкында яшәрлек, җәмгыятькә файдалы кешеләр булсыннар иде”. 

    Укучыларның казанышлары – хезмәткә бәяләмә
    Тәтештәге гражданнарны яклау көллияте (элекке – педагогия училищесы) укытучысы Виталий Селюковның хезмәт кенәгәсендә нибары бер эш урыны күрсәтелгән.

    “Әти педагогия училищесында физкультура укытучысы иде, әни дә анда белем бирде. Мәктәп укучысы буларак, мин барлык буш вакытымны спортзалда яисә спорт мәйданчыгында уздыр­дым. Әти-әнием үрнәгендә һөнәр сайладым, бу вазифама әйләнде”, – ди Виталий Николаевич.

    Ул утыз елга якын диярлек физкультура курсы студентларын мөгаллимлек осталыгына, үз-үзеңне тәртипле тотарга, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга өйрәтә. Югары квалификация категорияле тәҗрибәле укытучының быел “Гадәттән тыш хәлләрдә сак­лау” белгечлеге буенча студентларның беренче чыгарылышы булган.
    Виталий  Николаевич өстәл теннисы секциясе алып бара, һәм аның спортчылары район, республика ярышларында җиңеп, уңышларга ирешәләр.

    Виталий Селюковның укытучылык эш­чәнлеге төрле дәрәҗәдәге бүләкләр белән югары бәяләнгән, ул “Татарстан Республикасы физик культура һәм спортны үстерүдәге хезмәтләре өчен” Мактау билгесе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан “Мәгарифтәге хезмәтләре өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. 

    Педагог үз шәкертләренең казаныш­ларын – иң мөһим хезмәт танылуы дип саный, аларның күбесе мәгариф өлкәсендә, спорт мәктәпләрендә эшли. “Таләпчәнлек еш була, әмма чыгарылышлар вакытлар узу белән безнең һөнәрдә моның зарурилыгын аңлыйлар. Тәртип – дәресләрдә дә, киләчәк тормышта да әһәмиятле, – дип уртаклаша Виталий Николаевич. – Элекке укучылардан рәхмәт сүзләре ишетү рәхәт, аларның уңышларына, шәхсән үземнекедәй, сөенәм”.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: