Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әтрәчлеләрне ял иттергәннәр

Тәтеш районы Зур Әтрәч мәдәният йортында Келәш үзешчән сәнгатендә катнашучылары "Сау бул дип әйтә алмадым" дигән спектакль куйганнар.

Гадәттәгечә, залда алма төшәрлек тә урын калмаган. Әтрәчлеләрне артистларның оста итеп уйнаулары сокландырган. Һәркем үз ролен күңелләргә үтеп керерлек итеп уйнаган.
Соңыннан җирлек башлыгы Илнур Юнысов келәшлеләргә авыл халкына матур ял кичәсе оештырганнары өчен тамашачылар исеменнән рәхмәтен һәм киләчәктә аларга уңышлар юлдаш булсын иде дигән теләген белдергән. Шулай ук җыелучыларны якынлашып килүче май бәйрәмнәре белән тәбрик иткән.
Матур ял кичәсеннән һәркем ял итеп, канәгать булып таралган. Алар келәшлеләргә булган рәхмәтләрен көчле алкышлар белән белдергәннәр һәм киләчәктә дә көтеп калуларын әйткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X