Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Әтрәчтә кунаклар күп булды

    Июньнең беренче шимбәсендә Зур Әтрәчтә узган бәйрәм күңелләрдә тирән тәэсирләр калдырды.

    Күркәм гадәт буенча ел да була торган "Әтрәч укулары"на Казаннан, Тәтештән, тирә-як авыллардан кунаклар килделәр. ТР Диния нәзарәте рәисе ярдәмчесе Нияз хәзрәт Сабиров Татарстан мөфтие исеменнән сәламнәрен җиткереп: "Аллаһы Тәгалә безне мөэмин-мөселман итеп яраткан икән, үзара аралашып яшәргә, гореф-гадәтләребезне, динебезне онытмаска, мең еллык тарихыбызны өйрәнергә кирәк. Бу бәйрәм моның бер чагылышы булып тора, ул дәвамлы булсын", - диде һәм чараны оештыручыларны ТР Диния нәзарәтенең Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтте.
    Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге рәисе урынбасары Рәмзия Галәметдинова да җылы теләкләрен белдереп, милли йолаларыбызны үткәрүдәге ярдәме өчен район башлыгы Рәмис Сафиулловка ТР Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Фәрит Мифтахов исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды.
    Казанда Тәтеш якташлыгы рәисе Харис Камалиев үзенең яңа иҗтимагый вазифасы - борынгы Болгар шәһәре Шонгатыны яңарту буенча коммерцияле булмаган Республика советының попечительлек рәисе турында сөйләде, ачык һавадагы һәйкәлләрне төзекләндерү планнарны белән уртаклашты. "Бу изге урыннар, анда булганнан соң кешенең рухы яңара, һәм биредә елның теләсә кайсы фасылында булырга кирәк. Тормышны яңа мәгънәләр белән тулыландыру өчен бирегә кабат әйләнеп кайтасы килә. Шуңа да тарихи кыйммәтләребезне яңарту эшенә үзебездән хәлкадәри өлеш кертергә чакырам. Шул чакта сәламәтлек тә һәм җитешлек тә булачак.
    Планнар зурдан: Казан - Болгар - Долгая Поляна - Әтрәч - Зөя утрау-шәһәрчегенең алкаклы маршрутын салу. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу идеябезне хуплады. "Биредә ничек ярдәм итмисең инде", диде ул. Алар безнең тамырларыбыз, безнең тарихыбыз.
    Ә биредә зур үзгәрешләр булачак: чокыр буйларына агачлар утыртылачак, чишмә янындагы мәйданга электр үткәрләчәк, юллар салыначак - бу эштә район башлыгы Рәмис Сафиуллов булышырга вәгъдә итте".
    Үзенең чыгышында "Нур" агрофирмасы" җитәкчесе Радик Нургалиев: "Тарихи әһәмияткә ия җирлектә туып-үсүем белән горурланам. Бу эшне башлап йөргән Мөнир абый Вәлиевка, ярдәм иткән хәйриячеләргә чиксез рәхмәтемне белдерәм. Шушы чараны югары дәрәҗәгә күтәргән мәрхүм Туфан ага Миңнуллинны искә алып үтәсе килә. Алар күрсәткән юлдан тайпылмыйча, дәвам итеп, киләчәк буыннарга калдыра алсак иде. Илләребез имин булсын, мул уңыш җыеп алып, табыннарыбызда икмәк, тормышыбыз бәрәкәтле булсын", - диде.
    Татарстанның халык артисты Миңгол ага Галиевның моңлы итеп көйләгән мөнәҗәтләре йөрәкләргә үтеп керерлек булды.
    Авыл тарихын өйрәнүче, ветеран-укытучы, борынгы Болгар шәһәре Шонгатыны яңарту буенча коммерцияле булмаган Республика фонды директоры Мөнир Вәлиев әйткәнчә, бу матур чараны тагын да киңәйтеп, югарыга күтәрәсе иде. Шул чакта авылдашлар һәм килгән кунаклар әйткән барлык теләкләр дә тормышка ашып, җирлегебезнең даны еракларга таралыр.
    Бәйрәм тау астында челтерәп аккан Изгеләр чишмәсе янында дәвам итте. Анда Казанның тарих фәннәре докторы Константин Руденко, ТР археология институты директоры Айрат Ситдиков һәм башка вәкилләр Әтрәч җире - Мең өйле Шонгатының тарихы белән таншытырып, күпләрне кызыксындырган мәгълүматларны да бәян иттеләр.
    Эскәмияләрдә утырган чигүле калфаклы ханымнар белән аралашырга да җай табылды. Алар башкалабызда килгән "Дуслык" ветераннар хоры булып чыкты. "Беренче тапкыр гына килүебез. Бәйрәм бик тә ошады. Янәшәдәге җыйнак итеп ясалган татар өендәге чигешле мендәрләр һәм сөлгеләр, суккан паласлар һәм башка бик күп элекке әйберләрне күреп, үткәннәрне искә төшердек. Арабызда 55тән алып, 82 яшькә кадәргеләр бар. Картаерга уйламыйбыз, җырлап-биеп, республика районнары буенча концертлар куеп йөрибез. Насыйп булса сезгә дә матур җырларыбызны ишеттерербез әле", -диделәр алар.
    Ул да түгел, күптән көтелгән яңгыр тамчылары төшә башлады. Укылган догалар, әйтелгән теләкләр кабул булгандыр, иншалла. Шунда халык чатырлар астына әзерләнгән сыйлы табын артына, корбан ашыннан, тәмле чишмә суыннан авыз итәргә утырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: