Көзге-кышкы чор җитүгә дача хуҗалыкларын, гаражларны, йортларны һәм фатирларны талау очраклары арта.
Удельное Нечасовода дача йортын "чистартканнар". Бу хакта полициягә 10 ноябрьдә хәбәр иткәннәр. 25 октябрьдән 9 ноябрьгә кадәр явыз ниятле бәндәләр тәрәзә алып, мунчага кергәннәр һәм аннан электр самавыры, барбекю миче һәм хәтта мунча мичен дә алып чыкканнар. Китерелгән гомуми зыян 33 мең сум тәшкил итә.
Икенче көнне шундый ук хәбәр белән Бессоноводан 60 яшьлек хатын шалтыраткан. Ул бер атна өендә булмаган, ә кайткач, электр дреле, су насосы, спиннинг һәм ашамлыкларның юкка чыгуын күргән. Угрылар йорт тәрәзәсен алып кергәннәр.
Хәзер әлеге хәлләр буенча җинаять эше кузгатылган. Оператив-эзләү эшләре алып барыла.
Тынычлыгың һәм милкең югалмасын өчен аларны ышанычлы сакларга кирәк. Полиция хезмәткәрләре киңәш иткәнчә, саклана торган урында кеше йөргәнне сизә торган сигнализатор (прибор) кулланырга мөмкин. Бу вакытта хәбәр яки шалтырату хуҗаның кәрәзле телефонына килә.
Нет комментариев